Мы в социальных сетях

Сорау бирергә

Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү бүлеге

Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү бүлеге

Җавапны күрсәтергә
Сорау №24 Спорт инвентарен (велосипедлар) урнаштыру пунктлары турында
Һәр мөрәҗәгать буенча, район башкарма комитетларының белгечләре катнашында сайланган дислокация урынында күчмә киңәшмә үткәрелә, беркетмә төзелә һәм канәгатьләндерерлек бәяләнгән очракта, эшмәкәргә дислокация бирелә. Прокат буенча заявкалар саны күп булу сәбәпле, агымдагы елда барлык стационар спорт инвентаре пунктларын бердәм стильгә китерергә дип хәл ителде.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №27 Урта һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү программалары турында
Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү һәм үстерү бүлегенә, ярдәм күрсәтү буенча булган программалар белән таныштыруны сорап көн саен гражданнар (эшмәкәрләр) мөрәҗәгать итә.
2013 елда Татарстан Республикасында эшмәкәрлек эшчәнлегенә субсидияләр бирү буенча «Лизинг-грант», «Технологик кушылу», «Инновацион грант» һәм «Мәгариф гранты» конкурслары игълан ителде. Моннан тыш, шәһәрдә «Автоградбанк» ЯАҖ белән берлектә «Залогсыз кредит» программасы эшләп килә, аның кысаларында эшмәкәр, конкурс процедурасы үтеп, залогсыз 500 мең сум кредит алырга мөмкин. Ярдәм күрсәтү программалары буенча өстәмә рәвештә 30-57-62 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Кулланучылар базары бүлеге  Югарыга

Җавапны күрсәтергә
Сорау №33 Уен йортларының эше турында
Шәһәр территориясендә азартлы уеннар оештыруга һәм үткәрүгә карата законнарда билгеләнгән таләпләрне һәм чикләүләрне үтәү максатыннан, законсыз уен бизнесының җәмәгатьчелек өчен куркыныч булуын исәпкә алып, хокук саклау һәм контрольдә тоту органнары белән берлектә шәһәр Хакимияте тарафыннан азартлы уеннар оештыру һәм үткәрү эшчәнлеген дәүләти җайга салу законнарын бозуга юл куймауга юнәлдерелгән оператив-профилактика чаралары үткәрелә. Закон кабул ителгән моменттан азартлы уеннар өлкәсендәге законнар үтәлешен бергәләп тикшерү максатыннан, шәһәрдә эшче төркемнәр оештырылды. Шәһәр территориясендә көндәлек режимда барлыгы 3 төркем эшли.

Исәпкә алу һәм мөлкәт белән идарә итү бүлеге  Югарыга

Җир ресурслары белән идарә итү бүлеге

Җавапны күрсәтергә
Сорау №66 Җир участогы нинди гражданнарга бирелергә тиеш?
Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2011 елның 26 октябрендәге 90-ЗРТ санлы Законы нигезендә, җир участоклары Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, гариза бирү көненә унсигез яше тулмаган өч һәм аннан күбрәк, шул исәптән үги уллары, кызлары, шулай ук уллыкка (кызлыкка), опекага алынган (үзләренә карата опека һәм попечительлек вакыты чикләнмичә йә алар балигъ яшькә җиткәнче гамәлгә ашырыла торган) балалары булган гражданнарга (алга таба – гражданнар) шәхси торак төзелешен, дача төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару (йорт янындагы җир участогы), бакчачылык яки яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен бушлай бирелә.

Әлеге нигезнамә Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, 2011 елның 17 июненә унсигез яше тулмаган өч һәм аннан күбрәк, шул исәптән үги уллары, кызлары, шулай ук уллыкка (кызлыкка), опекага алынган (үзләренә карата опека һәм попечительлек вакыты чикләнмичә йә алар балигъ яшькә җиткәнче гамәлгә ашырыла торган) балалары булган, әлеге Закон үз көченә кергән көнгә баласы (балалары) балигъ яшькә җитүгә бәйле рәвештә җир участогы бирелү (тапшырылу) хокукын югалткан гражданнарга кагыла (2011 елның 18 ноябрендәге 90-ЗРТ санлы ТР Законының 2 маддәсендәге 1 пункт).
Җавапны күрсәтергә
Сорау №68 Гражданнарның җир участогы алу исемлегенә кертелгән күп балалы гаилә буларак, үзеңнең чираттагы номерыңны кайдан карарга мөмкин?
Мәгълүмат ай саен http://nabchelny.ru/company/page/53/278 сайтына урнаштырыла һәм яңартыла. Шулай ук үзегез тапшырган гариза статусын һәм чират номерын https://uslugi.tatar.ru/mnogodet-zem адресы буенча Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында карый аласыз.

Гомуми бүлек  Югарыга

Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе

Җавапны күрсәтергә
Сорау №66 Җир участогы нинди гражданнарга бирелергә тиеш?
Татарстан Республикасының «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 2011 елның 26 октябрендәге 90-ЗРТ санлы Законы нигезендә, җир участоклары Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, гариза бирү көненә унсигез яше тулмаган өч һәм аннан күбрәк, шул исәптән үги уллары, кызлары, шулай ук уллыкка (кызлыкка), опекага алынган (үзләренә карата опека һәм попечительлек вакыты чикләнмичә йә алар балигъ яшькә җиткәнче гамәлгә ашырыла торган) балалары булган гражданнарга (алга таба – гражданнар) шәхси торак төзелешен, дача төзелешен гамәлгә ашыру, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару (йорт янындагы җир участогы), бакчачылык яки яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен бушлай бирелә.

Әлеге нигезнамә Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, 2011 елның 17 июненә унсигез яше тулмаган өч һәм аннан күбрәк, шул исәптән үги уллары, кызлары, шулай ук уллыкка (кызлыкка), опекага алынган (үзләренә карата опека һәм попечительлек вакыты чикләнмичә йә алар балигъ яшькә җиткәнче гамәлгә ашырыла торган) балалары булган, әлеге Закон үз көченә кергән көнгә баласы (балалары) балигъ яшькә җитүгә бәйле рәвештә җир участогы бирелү (тапшырылу) хокукын югалткан гражданнарга кагыла (2011 елның 18 ноябрендәге 90-ЗРТ санлы ТР Законының 2 маддәсендәге 1 пункт).
Җавапны күрсәтергә
Сорау №68 Гражданнарның җир участогы алу исемлегенә кертелгән күп балалы гаилә буларак, үзеңнең чираттагы номерыңны кайдан карарга мөмкин?
Мәгълүмат ай саен http://nabchelny.ru/company/page/53/278 сайтына урнаштырыла һәм яңартыла. Шулай ук үзегез тапшырган гариза статусын һәм чират номерын https://uslugi.tatar.ru/mnogodet-zem адресы буенча Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында карый аласыз.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №50 Муниципаль мөлкәтне сату срогы
Муниципаль мөлкәтне сату турында мәгълүмат http://nabchelny.ru/company/page/53/654 һәм http://torgi.gov.ru электрон адресы буенча урнаштырыла.

Архитектура, шәһәр төзелешен һәм торакны үстерү идарәсе  Югарыга

Мәгариф идарәсе

Җавапны күрсәтергә
Сорау №15 Белем бирү учреждениеләрендә, балалар бакчаларында һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә җылылык режимы
СанПиН таләпләре (6 бүлек, 6.2 пункт) нигезендә, климат шартларына бәйле рәвештә, уку бүлмәләрендә һәм кабинетлардагы һава температурасы 18 – 24 С тәшкил итәргә тиеш. Җылылык режимын тәэмин итү өчен, автоматлаштырылган индивидуаль җылылык пунктын һәм барлык җылыту системасын җайга салу буенча белгечләр җибәрелде, өстәмә рәвештә коридорлардагы, тамбурлардагы һәм запас чыгу урыннарындагы тәрәзә һәм ишек блоклары җылытылды.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №17 Озайтылган көн төркеменә йөрү
Озайтылган көн төркеменә йөрү бары тик ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) гаризалары буенча гына гамәлгә ашырыла. Озайтылган көн төркемендә эш, ата-аналар мохтаҗ булган очракта, аларга уңайлылык тудыру максатыннан алып барыла.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №16 Башлангыч сыйныфларда уку көне уртасында динамик пауза үткәрү
СанПин нормаларының 10.10 пункты нигезендә, динамик пауза 1 сыйныфта һәм расписаниедә физик культура булмаган көннәрдә мәҗбүри булып тора. «Мәгариф турында» РФ Законының белем бирү учреждениесенең компетенциясе һәм җаваплылыгы билгеләнә торган 32 маддәсе нигезендә, эчке тәртип кагыйдәләрен эшләүне һәм кабул итүне турыдан-туры мәктәп үзе гамәлгә ашыра.

Мәдәният идарәсе  Югарыга

Җавапны күрсәтергә
Сорау №62 Яр Чаллы шәһәрендә мәктәптән тыш дәресләрнең бәясе турында
Яр Чаллы шәһәрендә балаларга өстәмә белем бирүче 24 учреждение эшли. Анда 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә.
Башкарма комитетның «Башкарма комитет Җитәкчесенең «Яр Чаллы шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү бюджет учреждениеләрен үстерүгә һәм аларның материаль-техник базасын ныгытуга бюджеттан тыш средстволарны җәлеп итү турында» 2007 елның 26 февралендәге 624 нче карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында» 2007 елның 6 июнендәге 2081 нче карары нигезендә, хореография, музыка, вокал, театр сәнгате юнәлешләре буенча мәктәптән тыш дәресләр өчен түләү өлешчә гамәлгә ашырыла һәм белем алу буенча гомуми бәянең 14 – 16% ын тәшкил итә (113 сумнан 390 сумга кадәр). Спорт, экология-биология, интеллектуаль, социаль-педагогик, туристлык-туган якны өйрәнү һәм башка юнәлешләр буенча бушлай белем алырга мөмкин.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №14 Шәһәр турындагы мәгълүматны кайдан табарга һәм сувенир продукциясен кайдан алырга мөмкин?
Шәһәр турындагы мәгълүматны Интернетта Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең рәсми сайтында www.nabchelny.ru табарга мөмкин.
Шәһәрдә төрле художество юнәлешендәге һәм төрле бәядәге сувенир продукциясе бар. Сувенир продукциясен www.suvenir16.ru интернет-кибеттән, шулай ук:
- шәһәр тарихи-туган якны өйрәнү музееның этнография салоныннан (423800, Яр Чаллы шәһәре, Гидротөзүчеләр урамы, 16 йорт, тел. 8(8552) 70-33-31, 71-39-81, chelnymuzuseum@mail.ru);
- Яр Чаллы картиналар галереясыннан (432810, Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 52/16 йорт, тел. 38-89-42, art-gallery1980@mail.ru);
- «Чишмә» халык мәдәнияте үзәгеннән (423800, Яр Чаллы шәһәре, Ш.Усманов урамы, 24 (32/24) йорт, тел. 34-62-41, ddnrodnik@yandex.ru) сатып алырга мөмкин.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №63 Балалар сәнгать мәктәпләрендә белем алу өчен түләү буенча ташламалар турында
Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының «Яр Чаллы шәһәренең балаларга өстәмә белем бирү бюджет учреждениеләрен үстерүгә һәм аларның материаль-техник базасын ныгытуга бюджеттан тыш средстволарны җәлеп итү турында» 2007 елның 26 февралендәге 624 нче карары нигезендә, барлык тип һәм төр белем бирү учреждениеләрендә белем алучы ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның законлы вәкилләреннән ата-ана түләве алынмый. Аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләдәге, шулай ук инвалид балаларның ата-аналары ата-ана түләвеннән тулысынча яки өлешчә азат ителә.
Шулай ук, ата-ана түләвеннән азат итү хокукын бирә торган ташламалар өстәмә белем бирә торган билгеле бер учреждениедәге укучыларның гомуми санының 15% на бирелергә мөмкин.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №64 ТР «Яр Чаллы сәнгать колледжы» УҺББ ДАМУда күп балалы гаиләләрдәге балаларны бушлай тукландыруны оештыру
Сәнгать колледжында бушлай яки ташламалы тукландыру күздә тотылмаган, ләкин түбәндәге социаль түләүләр каралган:
- күп балалы гаиләләрдәге укучылар өчен аена бер кешегә 600 сум күләмендә социаль стипендия;
- туклану өчен көн саен бер кешегә 5 сум 19 тиен күләмендә дотация.

Күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге  Югарыга

Җавапны күрсәтергә
Сорау №71 Йорт төзүче тарафыннан өлешләп төзүдә катнашучылардан акча җәлеп итү тәртибе
«Күп фатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу турында һәм Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2004 елның 30 декабрендәге 214-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә, йорт төзүче төзелеш өчен билгеләнгән тәртиптә рөхсәт алганнан соң, проект декларациясен әлеге Федераль законга туры китереп бастырып чыгарганнан, урнаштырганнан һәм (яки) тапшырганнан соң һәм составына өлешләп төзү объектлары, яисә җир участогына карата аренда килешүе, субаренда килешүе керә торган күп фатирлы йорт һәм (яки) башка күчемсез милек объектлары төзү (булдыру) өчен бирелгән җир участогына милекчелек хокукын дәүләти теркәгәннән соң гына, күп фатирлы йорт һәм (яки) башка күчемсез милек объектлары төзү (булдыру) өчен, өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын җәлеп итәргә хокуклы.
Моннан тыш, 214-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә, йорт төзүче өлешләп төзүдә катнашу килешүен дәүләти теркәгәннән соң, өлешләп төзүдә катнашучыларның акчаларын җәлеп итәргә хокуклы.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №70 Өлешләп төзү буенча төзелә торган йортларның проект декларацияләре белән танышу
Күп фатирлы торак йортның проект декларациясе белән турыдан-туры йорт төзүчегә мөрәҗәгать итеп яисә күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлегенә килеп танышырга мөмкин.
Күчемсез милек объектларын өлешләп төзү өлкәсендә дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге белән элемтәгә керү өчен мәгълүмат: Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт, 109 кабинет, телефон: 30-56-80, 30-56-81; рәсми сайт: www.chelny-goscontrol.ru

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре социаль яклау идарәсе  Югарыга

Җавапны күрсәтергә
Сорау №48 Хезмәт ветераннарына социаль ярдәм күрсәтү чаралары турындагы белешмәне «Хезмәт ветераны» таныклыгына ничек алмаштырырга?
Социаль ярдәм күрсәтү чаралары алучы, ләкин «Хезмәт ветераны» таныклыгы булмаган затлар «Хезмәт ветераны» исеме бирү тәртибе һәм шартлары турында» 2011 елның 30 июнендәге 33-ЗРТ санлы Татарстан Республикасы Законы үз көченә кергән көнгә, таныклык алу өчен түбәндәге докуметларны тапшырырга тиешләр:
- гариза;
- паспорт күчермәсе яки шәхесне таныклаучы башка документ;
- 3 х 4 см. үлчәмендәге фотосурәт;
- территориаль социаль яклау органы тарафыннан бирелгән социаль ярдәм күрсәтү чаралары алуга хокук турында белешмә.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №61 Вафат булган (үлгән) хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзасы таныклыгын алу хокукына кем ия? (21 маддә)
Дәүләт хезмәте алучылар:
- Россия Федерациясенең пенсия турындагы законнары нигезендә, вафат булган (үлгән) затның хезмәткә яраксыз, аның иждивениесендә булган һәм туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия алучы (алуга хокуклы) гаилә әгъзалары;
- вафат булган (үлгән) сугыш инвалиды, Бөек Ватан сугышында катнашучы һәм хәрби хәрәкәтләр ветеранының ата-анасы;
- Бөек Ватан сугышында катнашкан, вафат булган (үлгән) кешенең кабаттан никахка кермәгән хатыны (ире);
- хәрби хәрәкәтләрдә вафат булган (үлгән) кешенең кабаттан никахка кермәгән һәм ялгыз яки балигъ булмаган баласы (балалары) яки 18 яшькә җиткәнче инвалид булган, 18 яшьтән зуррак булган, 23 яшькә җитмәгән һәм мәгариф учреждениеләренең көндезге бүлегендә укучы балалары белән яшәүче хатыны (ире);
- эчке эшләр бүлеге, янгынга каршы дәүләт хезмәте органнары, җинаятьләрне үтәтү системасы органнары һәм дәүләт куркынычсызлыгы органнарының хәрби хезмәт бурычларын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгәндә һәлак булган рядовой һәм җитәкчелек составындагы хәрби хезмәткәрнең ата-аналары, кабаттан никахка кермәгән хатыны (ире), хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары;
- әсирлектә һәлак булган, әлеге хезмәткәрнең хәрби частьлар исемлегеннән чыгарылган вакыттан алып хәрби хәрәкәт районнарында хәбәрсез югалуы билгеле тәртиптә танылган хәрби хезмәткәрнең ата-аналары, кабаттан никахка кермәгән хатыны (ире), хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары;
- Бөек Ватан сугышында үлгән, саклану объектлары төркемнәренең шәхси составыннан һәм җирле һава оборонасына каршы авария командаларыннан булган затларның ата-аналары, кабаттан никахка кермәгән хатыны (ире), хезмәткә яраксыз гаилә әгъзалары;
- Ленинград шәһәре госпиталь һәм хастаханәләрендә эшләп вафат булган (үлгән) хезмәткәрләрнең ата-аналары, кабаттан никахка кермәгән хатыны (ире), хезмәткә яраксыз гаилә әгъзаларына Бөек Ватан сугышында вафат булган (үлгән) инвалидның гаилә әгъзалары өчен билгеләнгән социаль ярдәм чаралары күрсәтелә.

Вафат булган (үлгән) хәрби хезмәткәрнең гаилә әгъзасы таныклыгын рәсмиләштерү өчен: Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт, 387 кабинет адресы буенча Социаль яклау идарәсенә түбәндәге документ күчермәләрен һәм төп нөсхәләрен тапшырырга кирәк:
1. Паспорт (2,5,14 битләр).
2. Үлү турында таныклык (үлү хәбәре).
3. Язылышу турында таныклык.
4. 3х4 см. үлчәмендәге фотосурәт.
5. Түбәндәге документлар:
- вафат булганнарның (үлгәннәрнең) хәрби хезмәттә булулары яки хәрби хәрәкәтләрдә катнашулары турында;
- вафат булган (үлгән) затка туганлык мөнәсәбәтләре булуны раслаучы документ.
Россия Федерациясенең пенсия турындагы законнары нигезендә, вафат булган (үлгән) затның хезмәткә яраксыз, аның иждивениесендә булган һәм туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия алучы (алуга хокуклы) гаилә әгъзалары түбәндәге документларны өстәмә тапшыралар:
- хезмәткә яраксызлыкны раслаучы документ күчермәсе;
- вафат булган (үлгән) зат иждивениесендә булу фактын раслый торган суд карары күчермәсе.
Хәрби хәрәкәтләрдә вафат булган (үлгән) кешенең кабаттан никахка кермәгән һәм ялгыз яки балигъ булмаган баласы (балалары) яки 18 яшькә җиткәнче инвалид булган, 18 яшьтән зуррак булган, 23 яшькә җитмәгән һәм мәгариф учреждениеләренең көндезге бүлегендә укучы балалары белән яшәүче хатыны (ире) түбәндәге документларны өстәмә тапшыралар:
- балаларның туу турындагы таныклык күчермәсе;
- медик-социаль экспертиза бюросыннан 18 яшьтән зуррак булган баланың инвалидлыгы аңа 18 яшь тулганчы булуын раслаучы белешмә күчермәсе;
- мәгариф учреждениесеннән баланың 23 яшькә җитмәве һәм көндезге бүлектә укуы турында белешмәсе.
Телефон аша язылу: 34-09-76. Социаль яклау идарәсе консультанты Якупова Райлә Ремил кызы кабул итә.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №45 ТР Министрлар Кабинетының 2006 елның 7 июнендәге 275 нче Карары нигезендә, федераль бюджет хисабына торак шартларын яхшыртуга субсидия реализацияләү турында хәбәр алганнан соң ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре идарәсенә нинди документлар тапшырырга кирәк?
Кирәк булган очракта, сату-алу килешүен рәсмиләштерер алдыннан Х.Туфан проспекты, 23 йорт, 387 кабинет адресы буенча ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре идарәсенә (алга таба – Идарә) фатирның алдан төзелгән сату-алу килешүен тапшырырга кирәк. Кабул итүгә 34-09-76 телефоны аша язылырга мөмкин.
Теркәү палатасында сату-алу килешүен рәсмиләштергәннән соң Идарәгә түбәндәге документларның күчермәләрен һәм төп нөсхәләрен тапшырырга кирәк:
1. Сату-алу килешүе.
2. Хокукны дәүләти теркәү турында таныклык.
3. Тапшыру акты.
4. «Ак Барс» банк ААҖнең «Ветераннарга торак» категориясендә ачылган шәхси счет килешүе;
5. Башкарма комитетның субсидия реализацияләү турында җибәргән хәбәре
6. Хокук бирүче документ (ветеран таныклыгы, инвалидлык турында белешмә һ.б.);
7. Ышаныч язуы (документларны ышанычлы зат тапшырган очракта).
Субсидия хисабына социаль ипотека түләнеп беткәннән соң, Идарәгә түбәндәге документлар тапшырыла:
1. Социаль ипотека килешүе;
2. Фатир сайлау беркетмәсе;
3. «Ак Барс» банк ААҖнең «Ветераннарга торак» категориясендә ачылган шәхси счет килешүе;
4. Башкарма комитетның субсидия реализацияләү турында җибәргән хәбәре 5. Хокук бирүче документ (ветеран таныклыгы, инвалидлык турында белешмә һ.б.);
6. Ышаныч язуы (документларны ышанычлы зат тапшырган очракта).
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына Идарә белгече тарафыннан ветеран (инвалид) счетына акча күчерү өчен заявка җибәрелә. Акча 7-14 көн эчендә блокировкаланган шәхси счетка күчерелә. «Сатучы» хисабына акча күчерү өчен ветеран (инвалид) алда күрсәтелгән документлар белән «Студентлар» тукталышы, 216 кабинет адресы буенча «Ак Барс» банк ААҖ нә мөрәҗәгать итә. Кабул итү вакыты: 9.00 - 17.00 сәг., төшке ял 12.30 - 13.30 сәг.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №47 «Хезмәт ветераны» исеме кемнәргә бирелә?
Татарстан Республикасында «Хезмәт ветераны» исеме бирү Татарстан Республикасының гражданнарны хезмәт ветеранына кертү критерийларын билгеләгән федераль закон нигезләмәләре сакланган «Хезмәт ветераны» исеме бирүнең тәртибе һәм шартлары турында»гы 2011елның 30 июнендәге 33-ЗРТ санлы Законы нигезендә билгеләнгән.
«Хезмәт ветераны» исеме бирелүгә дәгъва иткән затлар түбәндәге документларны тапшыралар:
- паспорт күчермәсе яки гражданның шәхесен таныклаучы башка документ;
- 3х4 см. үлчәмендәге фотосурәт;
- орден һәм медальләр белән бүләкләнү яисә СССР ның мактаулы исемнәре бирелүне яки хезмәт казанышлары өчен ведомство билгеләре белән бүләкләнүне раслаган документ күчермәләре;
- картлык буенча яки тиешле еллар хезмәт иткән өчен пенсия билгеләүгә кирәкле эш стажы булу.
«Хезмәт ветераны» исеме бирүнең тәртибе һәм шартлары турында»гы 2011елның 30 июнендәге 33-ЗРТ санлы Татарстан Республикасы Законында ведомство билгеләренә түбәндәгеләр керә: СССР, РСФСР, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм башка дәүләт органнары тарафыннан хезмәттәге казанышлар өчен булдырылган дәүләт (ведомство) функцияләрен гамәлгә ашыруда катнашучы (катнашкан) дәүләт органнары һәм, СССР, РСФСР, Россия Федерациясенең үзәк иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмаларының башка дәүләт органнары тарафыннан булдырылган Мактау грамотасы, диплом, күкрәк һәм мактау билгесе, мактаулы исем һәм тармакның (ведомствоның) атказанган хезмәткәре исемнәре.
«Хезмәт ветераны» исеме бирелгәндә дәүләт органнары һәм оешмаларының ведомство билгеләре белән бүләкләнгән булу шул чагында исәпкә алына, әгәр дәүләт (ведомство) функцияләрен гамәлгә ашыруда катнашучы (катнашкан) һәм СССР, РСФСР, Россия Федерациясенең дәүләт органнары, СССР, РСФСР, Россия Федерациясенең үзәк иҗтимагый берләшмәләре һәм оешмаларының башка дәүләт органнары җитәкчеләренең бүләкләү турында карарлары турыдан-туры дәүләт органы, оешманың (учреждениенең), ведомстводагы тиешле дәүләт органы штатында торган конкрет эшчесенә (хезмәткәренә) карата кабул ителсә (имзаланса).
Документ күчермәләре билгеләнгән тәртиптә расланмаган очракта, төп нөсхәләрне күрсәтү юлы белән тапшырыла. Почта аша җибәргән очракта, гариза һәм аңа теркәлә торган документлар, паспорт күчермәсе яки аны алмаштыручы документ күчермәсе билгеләнгән тәртиптә расланырга тиеш.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №49 Бөек Ватан сугышы ветераны таныклыгын рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәк?
1. Паспорт күчермәсе.
2. 3 x 4 см. үлчәмендәге фотосурәт.
Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәтләре өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән гражданнар өстәмә рәвештә әлеге бүләкләр таныклыгының күчермәләрен дә тапшыралар.
1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәрге чорда тылда алты айдан да ким эшләмәгән гражданнар өстәмә рәвештә аларның әлеге чорда тылда эшләү фактын раслаучы хезмәт кенәгәләренең күчермәсен, архив учреждениеләре һәм оешмалары белешмәләрен тапшыралар.
Пенсияләре Пенсия фонды тарафыннан гамәлгә ашырылган Бөек Ватан сугышында катнашучылар хәрби комиссариат органнарыннан аларны Бөек Ватан сугышында катнашучыларга кертү турында белешмә яисә КПСС ҮК һәм СССР Министрлар Советының 1981 елның 27 февралендәге N 220 нче карары нигезендә бирелгән Бөек Ватан сугышында катнашучы таныклыгы тапшыралар.
Социаль яклау идарәсенә 34-09-76 телефоны аша язылып мөрәҗәгать итәргә була. Консультант Насыйбуллина Регина Фәхрулла кызы кабул итә.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №54 Сөт кухнясына белешмәне ничек алырга?
Сөт кухнясына белешмә балага ай саен бирелә торган пособие билгеләгәндә бирелә, моның өчен гаиләнең җан башына туры килгән кереме Татарстан Республикасындагы яшәү минимумыннан артмаган булырга тиеш.
Балага айлык пособие гариза нигезендә 6 айлык срокка билгеләнә һәм барлык документлар белән бергә гариза тапшырган айдан түләнә.
Документларның тулы исемлеген Сез Республика Матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» ДКУ сайтыннан карый аласыз: http://compensation-centre.nabchelny.ru/.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №55 Транспорт картасын ничек рәсмиләштерергә?
Ташламалы транспорт картасын: Гидротөзүчеләр урамы, 14 йорт (4/2/2); Кояшлы бульвары, 6 йорт (17/11) адреслары буенча рәсмиләштерергә мөмкин. Эш сәгатьләре: дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга 8.00 – 17.00сәг., төшке ял 12.00 – 13.00 сәг.
Ташламалы транспорт картасын рәсмиләштерә ала торган затлар категориясе исемлеген һәм документлар исемлеген Сез түбәндәге сылтама аша карый аласыз: «Республика Матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» ДКУ http://compensation-centre.nabchelny.ru/.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №56 Әгәр 2013 елның август ае өчен счет кәгазендә мәгьлүмат булмаса, җылылык өчен максатчан субсидияне кабат рәсмиләштерү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
Җылылыкка максатчан субсидияне кабат рәсмиләштерү өчен түбәндәге адреслар буенча урнашкан кабул итү пунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк:

1 нче филиал РМЯҮ (Гидротөзүчеләр урамы, 14 йорт)
Яңа шәһәр 9,35,58,59,60;
ГЭС 1,2,3,4 комплекслар

1 нче филиал РМЯҮ (Кояшлы бульвары, 6 йорт)
16,17,18,19,53,54 комплекслар

ЦСОН «Ышаныч» ХСХКҮ (Муса Җәлил проспекты, 48 йорт)
Сидоровка, ЗЯБ, ГЭС 5,6,7,8,9,10
Яңа шәһәр 31,32,62 комплекслар


«Этюд» ШШК (Тынычлык проспекты 83 йорт)
Яңа шәһәр 1,2,3,22,23,24,25,26,27,
28,29,30,46,47,48,49,50,51,52 комплекслар


МАОУ ДОД «14 нче балалар-үсмерләр үзәге» БӨББ МАМУ (Чулман проспекты, 88 йорт)
Яңа шәһәр 4,5,6,7,8,11,12,13,
14,15,36,37,38,39,40,41,42,43,44,45,56 комплекслар

Җылылыкка максатчан субсидияне кабат рәсмиләштерү өчен мөрәҗәгать итү пунктларының эш режимы һәм «кайнар элемтә» телефоннары турында мәгълүматны Сез Республика Матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге»нең 1 нче филиалы сайтыннан карый аласыз: http://compensation-centre.nabchelny.ru/.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №35 Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә юлламасы булмаган 1,5 яшьлек балалар өчен нинди дә булса түләүләр каралганмы?
Балигъ булмаган балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре бирү тәртибе Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары тарафыннан билгеләнә. «Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре турында» 1995 елның 19 маендагы 81-ФЗ санлы Федераль закон нигезендә баланы 1,5 яшькә кадәр караган өчен айлык пособие билгеләнгән. Гамәлдәге законнарда 1,5 яшьтән алып мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә юллама алганчы балаларга түләүләр каралган.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №36 Күп балалы гаилә таныклыгын кайда рәсмиләштерергә?
Күп балалы гаилә таныклыгы Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт, 387 кабинет адресы буенча Социаль яклау идарәсендә рәсмиләштерелә, 34-09-76 телефоны аша алдан язылырга кирәк. Түбәндәге документлар тапшырыла:
- паспорт (төп нөсхә һәм күчермә, 2,3,5, һәм 14 битләр);
- балаларның туу, (уллыкка, кызлыкка алу) турында таныклыгы (төп нөсхә һәм күчермә);
- никахлашу (аерылышу) турында таныклык (төп нөсхә һәм күчермә);
- 3х4 см.үлчәмендәге фотосурәт.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №37 Инвалид баланы тернәкләндерүгә юлламаны ничек алырга?
Инвалид балалар елга 2 тапкыр бушлай Татарстан Республикасы территориясендәге мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләнү үзәкләренә тернәкләнү узарга бару хокукына ия.
Яр Чаллы шәһәрендә тернәкләнү узу өчен «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округы «Солнышко» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресы: Чулман проспекты, 103 йорт, тел 56-77-16.
Башка тернәкләндерү үзәкләренә юллама алу өчен социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин (Х.Туфан проспекты, 23 йорт, 387 кабинет, тел. 34-09-76).
Моның өчен түбәндәге документлар кирәк:
- паспорт;
- баланың туу турында таныклыгы (паспорты);
- инвалидлык турында таныклык;
- ИПР;
- баланың һәм аны озата килүченең медицина иминиятләштерү полисы.
Тагын да төгәлрәк мәгълүмат учреждение сайтында урнаштырылган: http://adaptation-centre.nabchelny.ru.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №38 Инвалид баланы караган өчен айга 4 түләүле ял көне ата-ананың кайсына бирелә?
Инвалид баласы 18 яшенә җиткәнче бирелә торган 4 ял көне эшли торган ата-ананың берсенә бирелә.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №39 Инвалидларга (инвалид балаларга) санаторий-курорт юлламасы алу, техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин ителү өчен кайда исәпкә басарга?
Санаторий-курорт дәвасына медицина күрсәткечләре булган һәм социаль хезмәтләр җыелмасы алу хокукын саклаган инвалидлар һәм инвалид балаларга ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Яр Чаллы шәһәре, ГЭС поселогы, 4/2/2 йортында урнашкан Кадрлар хәзерләү һәм тармакны үстерү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә. Тел. 70-48-44
Җавапны күрсәтергә
Сорау №40 «Асылташ» балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәгенә нинди балалар алына?
«Асылташ» балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге – экстрен рәвештә социаль ярдәмгә мохтаҗ балаларны вакытлыча тоту учреждениесе.
Үзәккә 3 яшьтән алып 18 яшькә кадәрле, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган, күзәтүчесез, авыр тормыш хәлендә калган, экстрен рәвештә социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар алына.
Балаларны «Асылташ» үзәгенә җибәрү мәсьәләләре буенча төгәлрәк мәгълүматны 51-91-69 телефоны аша белергә яки сайттан карарга мөмкин: http://asyltash.nabchelny.ru.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №41 Шәһәрдә йорт-җирсез кешеләр өчен тору урыны бирерлек учреждение бармы?
Шәһәрдә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Перекресток» билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге эшли. Ул Яр Чаллы проспекты, 29 йортта урнашкан, т. 34-06-80.
Әлеге Үзәккә гражданнар гариза нигезендә кабул ителә, аларга 3 айга кадәр вакытлыча теркәлү мөмкинлеге бирелә, социаль-көнкүреш, социаль-медицина, социаль-психологик, социаль-хокукый хезмәтләр күрсәтелә, документларын яңарту, пенсия билгеләү, картлар һәм инвалидлар өчен интернатка документлар әзерләүдә ярдәм ителә.
Кабул итү тәртибе һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турындагы төгәл мәгълүмат ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы «Перекресток» билгеле яшәү урыны һәм шөгыле булмаган затлар өчен социаль адаптация үзәге» дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе сайтында урнаштырылган: http://adaptation-centre.nabchelny.ru.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №42 Өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче кешене интернат-йортка урнаштырып буламы?
Интернат-йортка даими карауга мохтаҗ һәм гамәлдәге законнар нигезендә, үзләренең хезмәткә яраксыз өлкән яшьтәге туганнары турында кайгыртырга һәм аларны карарга бурычлы якын туганнары (балалары, оныклары) булмаган өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар һәм инвалидлар кабул ителә.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №44 «Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә хезмәтләр кемнәргә һәм нинди шартларда күрсәтелә?
Комаров урамы, 5 йортта (ЗЯБ, 18/2б) урнашкан (тел.: 46-60-27, 46-79-10) «Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә түбәндәге хезмәтләр күрсәтелә:
- социаль-медицина тернәкләндерүе (ЛФК, физиотерапия, медицина массажы, медикаментоз терапия);
- социально-көнкүреш адаптациясе (үзләрен үзләре карауга һәм нәтиҗәле эшчәнлек алып баруга өйрәтү);
- социаль-психологик тернәкләндерү (шәхси һәм төркемләп үткәрелә торган дәресләр, сенсорлы бүлмә);
- социаль-һөнәри тернәкләндерү (арт-студия, компьютер классы, аяк киеме төзәтү классы);
- социаль-мәдәни тернәкләндерү.
Учреждение эшчәнлеге турында мәгълүмат «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге сайтында урнаштырылган: http://invalid-rehabilitatio.nabchelny.ru/
Тернәкләндерүгә терәк-хәрәкәт аппараты бозылган, хезмәткә яраклылар да (18 -60 яшьлекләр) һәм пенсия яшендәге инвалидлар да кабул ителә.
ТР территориясендә теркәлгән һәм Тернәкләндерүнең шәхси программасы рекомендацияләре булган инвалид гражданнар дәүләт хезмәтен ташламалы шартларда ала алалар.
Үзәктә ике төрле формада хезмәт күрсәтү каралган: II һәм III төркемнәр өчен көндезге стационар һәм I төркем һәм читтән килүчеләр өчен тәүлеклек стационар.
Хезмәткә яраклылар өчен тернәкләндерү курсы – 21, пенсионерлар өчен – 15 көн.
Үзәктә яшәүнең бәясе:
- пенсия күләме яшәү минимумыннан югары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен стационар формада яшәү өлешчә түләү шартларында алып барыла: исәп-хисап аендагы пенсия белән яшәү минимумы арасындагы аерманың 25% ы;
- пенсия күләме яшәү минимумыннан югары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге стационар формасында яшәү өлешчә түләү шартларында алып барыла: исәп-хисап аендагы пенсия белән яшәү минимумы арасындагы аерманың 10% ы;Үзәккә кабул итү өчен түбәндәге документлар кирәк:
1. Инвалидлык турында белешмә.
2. Тернәкләндерүнең шәхси программасы (МСЭ эшләгән).
3. Шәхесне аныклаучы документ (паспорт).
4. Медицина полисы.
5. Сәламәтлек торышы турында диагнозлар язылган белешмә. Медицина тикшерүе мәгълүматлары.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №46 Техноген катастрофалар нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар ителгән гражданнарга өстәмә түләүле чираттагы ял өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
Дәүләт хезмәтләре алучылар:
1) Чернобыль һәлакәте яки Чернобыль АЭСы һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча эшләр вакытында нурланыш авыруы яки радиация тәэсире белән бәйле башка авырулар кичергән гражданнар;
2) Чернобыль һәлакәте йогынтысында инвалид булганнар;
3) 1986 – 1987 елларда Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашучылар;
4) 1986 елда эвакуацияләнгән (шул исәптән ирекле рәвештә чыккан) яисә 1986 елда һәм аннан соңгы елларда күченгән (күчерелгән), (шул исәптән ирекле рәвештә чыккан) гражданнар, шул исәптән эвакуация моментында туарга өлгермичә, ана карынында калган балаларны да кертеп;
5) «Маяк» производство берләшмәсе һәлакәте нәтиҗәсендә нурланыш авыруы яки радиация тәэсире белән бәйле башка авырулар яисә «Маяк» производство берләшмәсе һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча эшләр вакытында нурланыш авыруы яки радиация тәэсире белән бәйле башка авырулар кичергән гражданнар;
6) «Маяк» производство берләшмәсе һәлакәте инвалидлары;
7) 1957 – 1958 елларда«Маяк» производство берләшмәсе һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашучылар;
8) 1957 елда «Маяк» производство берләшмәсендә авария нәтиҗәсендә радиоактив пычрануга һәм радиоактив калдыклар ташлану нәтиҗәсендә Теча елгасының пычрануына сәбәпле торак пунктлардан эвакуацияләнгән (күчерелгән), шулай ук ирекле рәвештә чыккан (шул исәптән эвакуацияләнгән (күчерелгән), эвакуация (күчерелү) өлешчә булган гражданнар;
9) Семипалатинск полигонында атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә радиация тәэсиренә дучар ителеп, 25 сЗв (бэр) дан артып киткән дозада нурланыш алган гражданнар;
10) аеруча куркыныч подразделениеләр хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашып, радиация факторлары тәэсире белән бәйле авырулар кичергән инвалидлар;
11) аеруча куркыныч подразделениеләрнең гражданнары.
Өстә күрсәтелгән категория гражданнарга өстәмә чираттагы ялларына компенсация алу өчен: Яр Чаллы шәһәре, Х.Туфан проспекты, 23 йорт, 387 кабинет адресы буенча Социаль яклау идарәсенә түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:
1. Компенсация алуга хокук бирүче таныклыкның күчермәсе һәм төп нөсхәсе (беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә).
2. Уртача хезмәт хакы турында белешмә. Анда тиешле түләүнең ахыргы суммасы һәм чираттагы ял бирелгән чор күрсәтелә. Аның оешманың җитәкчесе һәм баш бухгалтеры тарафыннан имзалануы (имзаның расшифровкасы булу кирәк) һәм мөһер сугылуы шарт.
3. Дәүләт хезмәте алучының шәхесен таныклаучы документ күчермәсе.
4. Билгеләнгән тәртиптә расланган ышаныч язуы (ышанычлы зат мөрәҗәгать иткән очракта).
Социаль яклау идарәсенә 34-09-76 телефоны аша язылып мөрәҗәгать итәргә була. Консультант Насыйбуллина Регина Фәхрулла кызы кабул итә.
Искәрмә: исәп-хисап язуы бланкын алу өчен шул ук телефон номеры белән алдан мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №51 Социаль ярдәм күрсәтү чараларын билгеләү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?
«Республика Матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә.
1 нче бүлекчәнең адресы: Кояшлы бульвары, 6 йорт (17/11).
1,2,3,4,5,6,7,8,11,12,13,14,15,16,17,18,19,20,21,22,23,24,25,26,27,28,29,30, 8,39,40,41,42,43,44,45,46,47,48,49,50,51,52,53,54 комплекслар
2 нче бүлекчәнең адресы: ГЭС поселогы, Гидротөзүчеләр урамы, 14 йорт (4/2/2);
Сидоровка, ЗЯБ, ГЭС 1,2,3,4,5,6,7,8,9,10,
Яңа шәһәр 9,56,58,59,60,31,32, 35,36,37,62 комплекслар
Эш режимын һәм «кайнар элемтә» телефонын Сез «Республика Матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесе сайтыннан карый аласыз: http://compensation-centre.nabchelny.ru/.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №52 Документлар тапшыру өчен белгеч кабул итүенә ничек язылырга?
«Республика Матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» ДКУ да электрон чират эшли, 47-46-54 телефоны аша алдан язылу мөмкинлеге бар. Терминалдан талон алырга була.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №53 Матди ярдәм үзәгенә бармыйча гына консультация алырга буламы?
Сез соравыгызны (Vopr_S@bk.ru) элктрон адресы буенча җибәрә һәм үз электрон почтагызга җавап ала аласыз.
Автомат рәвештә җавап бирүче 47-49-25 телефоны да бар. Аңлатма алу өчен үзегезнең координаталарны калдырырга кирәк: исем-фамилиягез, атагызның исеме, адресыгыз һәм телефоныгыз.
Яр Чаллы шәһәре сайтында халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирү максатында ачылган «Файдалы мәгълүмат» рубрикасында Online-консультация алу мөмкинлеге тудырылган. Барлык белешмә мәгълүматны Сез Республика Матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» ДКУ сайтыннан карый аласыз: http://compensation-centre.nabchelny.ru/.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №59 Эшләми торган хатын-кызга 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособиене ничек рәсмиләштерергә?
Социаль иминиятләштерү каралмаган затларга (эшләмәүче гражданнарга) әлеге төр пособие Гидротөзүчеләр урамы, 14 йорт (4/2/2); Кояшлы бульвары, 6 йорт (17/11) адреслары буенча «Республика Матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесендә билгеләнә.
Эш режимы: дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга 8.00 – 17.00сәг., төшке ял 12.00 – 13.00 сәг.
Кирәкле барлык документлар исемлеген Сез «Республика Матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесе сайтыннан карый аласыз: http://compensation-centre.nabchelny.ru/.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №57 Торакка, коммуналь хезмәтләргә һәм җылылык өчен түләүләргә максатлы субсидия алу өчен нинди документлар кирәк?
Торакка, коммуналь хезмәтләргә һәм җылылык өчен түләүләргә максатлы субсидия фатирга һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычлары булмаганда билгеләнә. Бурычлар булган очракта, бурычны реструктуризацияләү турында килешү төзергә кирәк.
Субсидия гариза нигезендә алты ай срокка бирелә.
Субсидия билгеләнгәндә барлык гаилә әгъзаларының соңгы 6 айдагы кереме исәпкә алына.
Документларны айның 1 числосыннан 15 енә кадәр тапшырганда субсидия әлеге айның 1 числосыннан, ә 16 числосыннан ай азагына кадәр тапшырганда субсидия киләсе айның 1 числосыннан билгеләнә.
Кирәкле барлык документлар исемлеген Сез «Республика Матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесе сайтыннан карый аласыз: http://compensation-centre.nabchelny.ru/.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №60 Вафат булган кешене җирләү өчен бирелә торган пособиене алу өчен социаль яклау органына кем мөрәҗәгать итә ала?
Вафат булган кешене җирләү өчен бер тапкыр бирелә торган пособие социаль яклау органнарында үлгән кешенең бу моментка беркайда да эшләмәгән һәм пенсионер булмаган туганнарына түләнә. Кирәкле барлык документлар исемлеген Сез «Республика Матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесе сайтыннан карый аласыз: http://compensation-centre.nabchelny.ru/.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №58 Эшкә урнашмаган ата-анага бала туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган пособиене алу өчен кая мөрәҗәгать итәргә һәм нинди документлар тапшырырга кирәк?
Гидротөзүчеләр урамы, 14 йорт (4/2/2); Кояшлы бульвары, 6 йорт (17/11) адреслары буенча «Республика Матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә.
Эш режимы: дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга 8.00 – 17.00сәг., төшке ял 12.00 – 13.00 сәг.
Ата-ананың берсе эшләгән очракта, бала туу уңаеннан бер тапкыр бирелә торган пособие эш урыны буенча бирелә.
Кирәкле барлык документлар исемлеген Сез «Республика Матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» дәүләт казна учреждениесе сайтыннан карый аласыз: http://compensation-centre.nabchelny.ru/.

 Югарыга

Җавапны күрсәтергә
Сорау №23 Гомуми йорт ихтыяҗлары өчен түләүләрне исәпләү
РФ Хөкүмәтенең «Торак йортлардагы һәм күп фатирлы йортлардагы торак милекчеләренә һәм бүлмәләрдән файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында» 2011 елның 6 маендагы 354 санлы карары (алга таба – Кагыйдәләр) нигезендә, коммуналь ресурслар буенча гомуми йорт ихтыяҗлары (гомуми йорт ихтыяҗлары – фатирда индивидуаль исәпләү приборы һәм нормативлар буенча куллану суммасы белән гомуми йорт приборы күрсәткече арасындагы аерма) өчен түләү торак йортта биләгән мәйданга пропорциональ рәвештә исәпләнә.
Ләкин 2013 елның 1 июненнән Кагыйдәләргә (РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 16 апрелендәге 344 санлы карары белән) үзгәрешләр кертелде һәм аның нигезендә су белән тәэмин итү һәм электр энергиясе буенча гомуми йорт ихтыяҗлары күләменә чикләүләр кертелә. Йорт буенча гомуми йорт ихтыяҗлары расланган нормативтан югары булган очракта, нормативтан арткан аерма идарә компанияләре тарафыннан түләнә.
Моннан тыш, әлеге үзгәрешләр буенча, 2015 елның 1 гыйнварына кадәр индивидуаль исәпләү приборлары урнаштырмаган кулланучылар өчен арттыру коэффициентлары кертелә.
Шулай ук, әлеге үзгәрешләр нигезендә, моңа кадәр кулланылган салкын һәм кайнар суның гомуми күләме буларак исәпләнгән «су җибәрү» хезмәте буенча гомуми йорт ихтыяҗлары өчен түләү гамәлдән чыгарылды.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №19 Кайнар су бәясен исәпләү
1 куб. метр кайнар суның бәясе салкын су бәясе һәм суны җылытуга җылылык энергиясе бәясеннән чыгып исәпләнә. 1 куб. метр суны җылыту өчен кулланылган җылылык энергиясе йорттагы гомуми исәпләү приборлары күрсәткечләре нигезендә билгеләнә. Җылыту өчен чыгым һәр йортның үзенчәлегенә – проект карарына, стена материалына, җиһазларның һәм челтәрләрнең озынлыгына һәм техник торышына бәйле.
Җылыту чорында кайнар су, 2011 елның 15 февралендәге Коммуналь комплекс оешмалары эшчәнлеге өлкәсендәге тарифларны һәм өстәмә суммаларны исәпләү буенча методик күрсәтмәләр нигезендә, кайнар су белән тәэмин итү системасындагы җылылыкның факттагы чыгымын исәпкә алмыйча, билгеләнгән бәя буенча бирелде.
2013 елның май аеннан кайнар су, йортның исәпләү приборлары күрсәткечләре нигезендә, кайнар су белән тәэмин итү системасында җылылыкны фактта кулланудан чыгып бирелә.
1 куб. метр кайнар суны исәпләү үрнәге:
31,12 Гкал : 358,78 м3*1400,08 сум +22,15 сум = 143,59 сум, монда:
31,12 Гкал – кулланылган суны җылытуга тотылган җылылык энергиясенең күләме;
358,78 м3 – йорт буенча кулланылган кайнар су күләме;
1400,08 сум – 1 Гкал өчен ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган тариф;
22,15 сум – куб.м салкын (химик чистартылган) суның бәясе.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №21 Капиталь ремонт өчен түләүләрне исәпләү
Россия Федерациясе Торак кодексының 154 маддәсе нигезендә, күп фатирлы йортның торак милекчеләре өчен торак бүлмә һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү үз эченә торак бүлмәне карап тоту һәм ремонтлау өчен түләүне (күп фатирлы йорт белән идарә итү, күп фатирлы йорттагы уртак мөлкәтне карап тоту, агымдагы һәм капиталь ремонтлау эшләре һәм хезмәтләре өчен түләү) ала.
Югарыда күрсәтелгән кодексның 158 маддәсе нигезендә, күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау чыгымнары өчен түләү бурычы, әлеге йорттагы бүлмәләргә карата милек хокукы барлыкка килгән моменттан башлап, әлеге йортның барлык торак милекчеләренә йөкләнә. Күп фатирлы йорттагы бүлмәгә милек хокукы яңа милекчегә күчкән очракта, элеккеге милекченең күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау чыгымнары өчен түләү буенча йөкләмәләре яңа милекчегә күчә. Күп фатирлы йорттагы торак милекчеләре гомуми җыелышта торак бүлмәләрне карап тотуга, ремонтлауга түләү күләмен билгеләү турында карар кабул итмәгән очракта, әлеге түләү күләме җирле үзидарә органы тарафыннан билгеләнә.
Россия Федерациясе Торак кодексының 44 маддәсендәге 2 бүлегенең 1 пункты һәм 158 маддәсендәге 2 бүлеге нигезендә, күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау өчен түләү күләме күп фатирлы йорттагы торак милекчеләренең гомуми җыелышында кабул ителгән карар буенча билгеләнергә мөмкин.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №22 Банклар комиссиясе
Коммуналь хезмәтләр өчен түләүне билгеләү буенча банк, шәһәр исәп-хисап үзәге хезмәтләренә чыгымнар «торак фонд белән идарә итү» хезмәте чыгымнарына кертелгән иде.
ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 1 июлендәге 2353-р санлы боерыгы белән, банкларның комиссия җыемнарын «торак фонд белән идарә итү» хезмәтеннән чыгару тәкъдим ителде.
Банк конкуренциясе шартларында Банклар мөстәкыйль рәвештә комиссия җыемнарының процентын билгеләү турында карар кабул итәләр. Шул сәбәпле, шәһәр халкы өчен комиссия күләме азрак булган учреждениене сайлау мөмкинлеге барлыкка килә.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №26 Лифт өчен ничек түләнә?
Россия Федерациясе Торак кодексының 39 маддәсе нигезендә, күп фатирлы торак йорттагы торак милекчеләре күп фатирлы йорттагы гомуми мөлкәтне карап тоту чыгымнарын, әлеге мөлкәткә гомуми хокукның үзенә тиешле өлешеннән чыгып түлиләр. Лифт җайланмасы йортның гомуми мөлкәте составына керә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә, халык хокукларын һәм ихтыяҗларын яклау системасының нәтиҗәлелеген күтәрү чаралары турында» 2010 елның 19 февралендәге 85 санлы карары нигезендә, 2010 елның 1 мартыннан лифттан файдалану буенча хезмәт күрсәтү ике өлештән тора: торак мәйданының 1 кв.м исәбеннән лифтны карап тоту өчен түләү, лифттан файдаланган өчен түләү – өченче каттан башлап, аена бер кешегә.
Башкарма комитетның 2012 елның 28 ноябрендәге 8657 нче карары белән йортның гомуми мөлкәтен агымдагы карап тоту һәм аңа хезмәт күрсәтү өчен гомуми торак мәйданының кв.метры исәбеннән һәм хезмәттән файдаланган өчен аена бер кешедән түбәндәге хезмәтләргә тарифлар расланды: лифтны карап тоту өчен – кв.метр исәбеннән, лифттан файдаланган өчен – өченче каттан башлап, аена бер кешегә.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №30 Мәгълүматны ачу
Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең идарә компанияләре тарафыннан мәгълүматны ачу Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күп фатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыра торган оешмалар тарафыннан мәгълүматны ачу стандартын раслау турында» 2010 елның 23 сентябрендәге 731 санлы Карары нигезендә, Интернет челтәрендә оешманың рәсми сайтына урнаштыру юлы белән башкарыла.
Түбәндәге мәгълүматлар ачыла:
а) оешма турында гомуми мәгълүмат;
б) финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төп күрсәткечләре;
в) күп фатирлы йорттагы гомуми мөлкәтне карап тоту һәм ремонтлау буенча башкарыла торган эшләр (күрсәтелә торган хезмәтләр) турында мәгълүматлар;
г) күп фатирлы йорттагы гомуми мөлкәтне карап тору һәм ремонтлау буенча хезмәт күрсәтү тәртибе һәм шартлары;
д) күп фатирлы йорттагы гомуми мөлкәтне карап тоту һәм ремонтлау буенча эшләрнең (хезмәтләрнең) бәясе турында мәгълүматлар;
е) коммуналь ресурслар өчен бәяләр (тарифлар) турында мәгълүматлар.
Әлеге мәгълүмат белән, шулай ук чыгымнар расшифровкасы белән идарә оешмасының сайтында танышырга мөмкин.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №31 Домофон өчен түләү
Торак кодексы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2006 елның 13 августындагы 491 санлы карары белән расланган Күп фатирлы йорттагы гомуми мөлкәтне карап тоту кагыйдәләре белән, күп фатирлы йортның гомуми мөлкәт составы билгеләнде. Шул исәптән, гомуми мөлкәт составына күп фатирлы йортның подъездлар ишегендәге автомат рәвештә бикли торган җайланмалар да керә. Домофон күп фатирлы йорт милекчеләренең гомуми мөлкәте булып тора. Ләкин әлеге җайланма күп фатирлы йортның барлык подъездларына да урнаштырылмаган һәм, шул сәбәпле, домофоннарга хезмәт күрсәтүгә тариф хезмәт күрсәтелүгә карап билгеләнгән.
Идарә компанияләре тарафыннан домофон элемтәсе системаларына техник (сервис) хезмәт күрсәтү, аларны агымдагы һәм капиталь ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтүгә махсуслаштырылган оешмалар белән килешүләр төзелгән.
Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә, домофон күп фатирлы йорт милекчеләренең гомуми мөлкәте булу сәбәпле һәм Россия Федерациясе Торак кодексының 39 маддәсе буенча, күп фатирлы йорттагы торак милекчеләре гомуми мөлкәтне карау чыгымнары өчен түлиләр, билгеләнгән түләү күләме күп фатирлы йорттагы барлык торак милекчеләре, шул исәптән үз фатирларына сөйләшү җайланмасы урнаштырудан баш тарткан милекчеләр өчен дә мәҗбүри булып тора.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №29 Индивидуаль исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыру ысуллары
Индивидуаль исәпләү приборлары күрсәткечләрен төрле ысуллар белән тапшырырга мөмкин: Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша турыдан-туры Интернеттан, исәп-хисап үзәкләре телефоннары аша, районнардагы исәп-хисап үзәкләренең күрсәткечләр җыю тартмаларына, шулай ук Автоградбанк терминалы аша тапшырырга була.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №18 «Җылылык» хезмәте өчен түләүләр
«Җылылык» хезмәте өчен түләүләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Торак йортлардагы һәм күп фатирлы йортлардагы торак милекчеләренә һәм бүлмәләрдән файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында» 2011 елның 6 маендагы 354 санлы карары нигезендә, һәр йорт буенча җылылык энергиясен фактта кулланудан чыгып билгеләнә. Шулай итеп, җәйге айларда (майдан сентябрьгә кадәр) «җылылык» графасы буенча түләү билгеләнми.
2013 елның 1 июненнән җылылык буенча гомуми йорт ихтыяҗлары өчен түләүне билгеләү өлешендә, гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Җылылыкка түләү күләме торак бүлмә (фатир) һәм гомуми файдалану урыннары өчен бүлмичә исәпләнә, ягъни җылылык буенча гомуми йорт ихтыяҗлары графасы булмый.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №25 Су белән тәэмин итү һәм электр энергиясе өчен түләүне яңадан исәпләү
Йортта яшәүчеләр узган чор өчен индивидуаль исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыру (ягъни, күрсәткечләрне үз вакытында тапшырмау), шулай ук индивидуаль исәпләү приборлары булмаган фатирларда яшәмәгән чорга яңадан исәпләү өчен документлар тапшыру сәбәпле, электр белән тәэмин итү, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, су җибәрү буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 6 маендагы 354 санлы карары нигезендә яңадан исәпләнә. Счет-квитанциядәге яңадан исәпләү графасы узган чор өчен түләү күләмендә килеп чыккан үзгәрешләр турындагы мәгълүматны чагылдыра.
Җавапны күрсәтергә
Сорау №28 Тарифларны раслау буенча вәкаләтләр
Торак хезмәтләренә тарифлар билгеләү Башкарма комитет вәкаләтләренә керә. РФ Торак кодексы нигезендә, торак хезмәтләренә: идарә, торак фондын карап тоту һәм ремонтлау керә. Торак хезмәтләренә тарифлар белән шәһәр сайтында танышырга мөмкин.
Коммуналь хезмәтләргә тарифларны раслау Татарстан Республикасының Тарифлар буенча Дәүләт комитеты вәкаләтләренә керә. Коммуналь хезмәтләргә: җылылык, газ, су, электр энергиясе белән тәэмин итү, су бирү керә. Әлеге тарифлар белән Дәүләт комитеты сайтының Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.

 Югарыга

Җавапны күрсәтергә
Сорау №76 Хәерле көн! «Куркынычсыз шәһәр» Аппарат-программа комплексы» программасы һәм аны тормышка ашыру турында мәгълүмат бирсәгез иде. Әлеге программаны тормышка ашыру өчен акчаны кем бирә һәм аны башкаручы кем? Бу система кертелгәч, халыктан чыннан да өстәмә түләүләр алынмаячакмы? Система буенча техник хезмәт күрсәтүне кем алып бара?
Йортны әлеге программага кертү өчен түбәндәге документлар кирәк:
1. Йорт (комплекс) буенча җаваплы заттан (ләкин подъезд буенча түгел) гариза.
2. Торак милекчеләре җыелышы беркетмәсе, программага кертелергә тиешле йортта яшәүчеләрнең 78% тан артыграгының имзасы.
3. Мөрәҗәгать иткән йортның идарә компаниясе белән «Шәһәр инфраструктурасын төзекләндерү дирекциясе» МУПы арасындагы килешүнең күчермәсе.
Әлеге документларны Яр Чаллы шәһәре, Яр Чаллы проспекты, 31 йорт адресы буенча тапшырырга кирәк. Үзең белән паспорт булырга тиеш.
Әлеге проект «Шәһәр инфраструктурасын төзекләндерү дирекциясе» МУПы көче белән гамәлгә ашырыла.
Проект шәһәр халкының торак-коммуналь хезмәтләр тарифларын күтәрүне күздә тотмый.
«Куркынычсыз шәһәр» проектына техник хезмәтне «Шәһәр инфраструктурасын төзекләндерү дирекциясе» МУПы күрсәтә.